«КАМАЗ» җәмгыяте чүпрәлеләргә вахта ысулы эш урыннары тәкъдим итә

2024 елның 22 ноябре, җомга

Бүген, 2024 елның 22 ноябрендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Башкарма комитеты бинасында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә эш белән тәэмин итүнең шартлары һәм өстенлекләре мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Очрашуда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин, район башлыгы Марат Гафаров, «КАМАЗ» җәмгыяте вәкилләре катнашты.

Шулай ук, чарага вахта ысулы белән эшләүче гражданнар һәм аларның гаилә әгъзалары, бүгенге көндә хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә торучы район халкы, эшсезләр, үзмәшгульләр чакырылган иде.

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Гадел Мөбәрәкшин әйтүенчә, Росстат мәгълүматларына караганда, 30 меңнән артык татарстанлы республикадан читтә эшли. Шул ук вакытта Татарстанда 35600 вакансия бар, 3300 эшсез граждан исәпләнә, бу һәр эшсезгә 10 вакансия туры килә дигән сүз.

— Шуңа күрә безгә бүген республикабызның кадрлар потенциалын конкурентлы хезмәт хакы белән саклап калуны уйларга кирәк. Чүпрәледә башланган әлеге очрашу—беренчесе. Республика предприятиеләренең кадрлар потенциалы бик зур һәм бу эш дәвам итәчәк, — дип билгеләде министр урынбасары.

«Камаз» җәмгыятенең пресслау-рам заводы директорының персонал буенча урынбасары Ләйсән Хәйруллина предприятиенең эшчәнлеге, вакансияләр, хезмәт шартлары турында сөйләде.

—"КАМАЗ" җәмгыятендә тулаем 735 эшче һөнәре бар. Топ-10 вакансиягә автоматик линияләрне көйләүче, слесарьлар, шлифовщиклар, C, D, E категорияле токарьлар, мастерлар, эретеп ябыштыручылар керә. Предприятиедә эшләргә теләк белдерүчеләргә вахта ысулын да, даими эшләүне тәкъдим итәбез. Уңайлы эш графигы, компания эш урынына юл хакын өлешчә компенсацияләүне, тулай торакта бушлай яшәүне, торак арендалауга киткән чыгымнарны компенсацияләүне тәкъдим итә.

Ул шулай ук, студентларны эшкә урнаштыру мөмкинлекләре турында сөйләде, карьера үсеше һәм хезмәт шартлары белән таныштырды.

Очрашу барышында чүпрәлеләргә дәүләт ярдәме чаралары, социаль түләүләр, гаиләләргә һәм балаларга яллар оештыру, һ.б. хакында да мәгълүмат бирделәр.

Очрашу бик җанлы узды, район халкы үз сорауларын да бирде. Иске Кәкерле авылыннан үзмәшгуль Альфат Җамалетдинов язгы-җәйге чорда җиләк үстерүе һәм аны сатуы, ә менә көзге-кышкы чорда вахтада эшләү ысулын каравы турында сөйләде.

— Мондый эре предприятиеләрнең вахта ысулы кебек хезмәт тәкъдимнәре белән чыгыш ясавы сөендерә. Бу республикада гражданнарның мәшгульлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Район башлыгы Марат Гафаров очрашуга йомгак ясап, бүгенге көндә вахта методы белән Мәскәү, Санкт-Петербург һ. б. шәһәрләрдә 300 дән артык чүпрәлелеләрнең эшләвен билгеләп үтте. 

Марат Гафаров район халкын киләчәкләре турында уйларга һәм республикабызның эре предприятиеләренең бүгенге тәкъдимнәреннән файдаланырга өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International