24 ноябрь көнне Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. Россия Почтасы Татарстан халкына әниләрен оригиналь открыткалар белән котларга һәм илнең теләсә кайсы ноктасына җибәрергә тәкъдим итә. Бу һәрвакыт күңелле һәм күңелне нечкәртерлек.
Шул ук вакытта почта бүлекчәсеннән открытка җибәрү мәҗбүри түгел. Теләгән һәркем моны өйдән яки офистан чыкмыйча, Россия Почтасы сайтындагы сервистан (сервисом) файдаланып эшли ала. Рәсмиләштергәндә почта открыткасының ошаган дизайнын сайларга, котлау текстын язарга, почта адресын һәм алучының индексын күрсәтергә кирәк. Исемле котлау открыткасын почтальон күрсәтелгән адрес буенча традицион кәгазьдә китерәчәк. Ул ялтыравык А5 форматындагы калын кәгазьдә эшләнәчәк.
Моннан тыш, почта сайтында автор открыткаларын да ясарга була, махсус бүлеккә (специальном разделе) фотосурәтләр, рәсемнәр һәм котлау текстларын куеп була. Сурәтләр jpg, jpeg яки png форматында булырга тиеш. Клиент шулай ук открытканы конвертта яки аннан башка гына җибәрүне сайлый ала.
Өстәп әйтик, һәр открыткага трек-номер бирелә. Аның ярдәмендә аларның китерелүен сайтта (сайте) һәм почтаның мобиль кушымтасында күзәтеп була.