Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2024 елның 20 ноябрендә 21 сәгатьтән 21 ноябрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

21 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көндез 15-18 м/с тизлектәге көчле көньяк җиле; төнлә һәм иртән томан булуы көтелә  

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:

Томан вакытында:

Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:

· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;

· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.

Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында сез урамда калсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында тормаска, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да ярамый, җил белән өзелгән агач ботаклары зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5. Көчле җил булганда, электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу бик куркыныч.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм декор элементлары тудыра ала. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

 7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышкы якка төшәргә мөмкин булган әйберләрне алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International