ЗАГС бүлегендә Лилия һәм Илдус Сабирҗановлар гаиләсендә туган сабыйны теркәү тантанасы булды.
2024 елның 11 ноябреннән «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы ТР Чүпрәле районында урнашкан.
Өч көн эчендә күп кенә халык, укучылар, яшьләр гаилә җылысы символына кагылды. Символ катнашындагы масштаблы чараларның берсе ««Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез» фестиваленең муниципаль этабы булды (муниципальный этап фестиваля «Эхо веков в истории семьи-Тарихта без эзлебез»).
Бүген, 2024 елның 13 ноябрендә, ЗАГС бүлегендә Лилия һәм Илдус Сабирҗановлар гаиләсендә яңа туган сабыйны теркәү тантанасы булды. Анда шулай ук чараның төп символы булып «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы торды.
- Кызыбызның шундый җылы атмосферада, «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы белән туу турында таныклык алуы бик күңелле. Үз чиратымда, мин бу җылылыкның бер өлешен өебезгә алып кайтам, - дип уртаклашты Илдус Сабирҗанов.
Исегезгә төшерәбез, «Россия йөрәге» гаилә учагы капсуласы Тәтеш районы тарафыннан Чүпрәле районына тапшырылган иде, ә 18 ноябрьдә капсула чүпрәлеләр тарафыннан Буа районына тапшырылачак.