Бүгенге көндә кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатларында "Татэнергосбыт" АҖнең шәхси физик затлар Кабинеты һәм мобиль кушымтасы белешмәләрне дистанцион рәвештә, "Татнергосбыт"АҖ офисына бару зарурлыгыннан башка гына алу өлешендә эшләп бетерелде:
• исәпләүләр һәм түләүләр буенча (финанс-шәхси счет);
• Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен бурыч булу/булмау турында.
Моннан тыш, гражданнар (милекчеләр һәм торак урында теркәлгәннәр) йорт кенәгәсеннән өземтә (белешмә-адреслы мәгълүмат) алырга мөмкин:
• Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталында дистанцион рәвештә https://www.gosuslugi.ru;
• Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча миграция мәсьәләләре бүлекләрендә шәхсән булганда (рәсми сайт https://16.мвд.рф).