28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә көзге смена лагерьлары эшләде, аларда 350 бала һәм яшүсмер ял итте.
Сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культурага һәм спортка тарту максатыннан район мәктәп яны лагерьларында 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә кадәр түбәндәге дисциплиналар буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр: йөгерү, биек перекладинада тартылу, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.