Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «Чайка» лагеренда ял итүчеләр ГТО нормативларын тапшырдылар

2024 елның 12 ноябре, сишәмбе

2024 елның сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында 28 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр «Чайка» сәламәтләндерү-ял итү лагеренда көзге ял сменасы узды.

Көзге сменада лагерьда 60 тан артык бала һәм яшүсмер ял итте. 2 ноябрьдә ял итүчеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы нормативларын үтәделәр (идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, урыннан озынлыкка сикерү, аркада яткан килеш гәүдәне күтәрү). Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International