Бүген, 2024 елның 11 ноябрендә, Татарстан Республикасы Чүпрәле районы гомуми белем бирү учреждениеләре егетләре командалары арасында 2024-2025 еллар сезонында «КЭС — БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды. Муниципаль этапта 14 команда катнашты.
Командалар 3 төркемгә бүленде: «А», «Б» һәм «В», уеннар «Алтын», «Чемпион» спорт комплексы базаларында һәм 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе спорт залында оештырылды.
Финал уеннары «Чемпион» спорт физкультура-сәламәтләндерү комплексында узды.
Яшүсмерләр командалары арасында «КЭС - БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты йомгаклары буенча 1 нче урынны Иске Чүпрәле күппрофильле лицее командасы алды, 2 нче урынны - 1 нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе, 3 нче урынны Шланга урта мәктәбе алды.
Призлы 1, 2, 3 урыннарны алган командаларга дипломнар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды.
Александр Никишкин (Иске Чүпрәле күппрофильле лицее) иң яхшы уенчы дип танылды. Ул да диплом белән бүләкләнде.
2024 елның 13 ноябрендә кызлар командалары арасында «КЭС — БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты узачак.
Яшүсмерләр командалары арасында муниципаль этап чемпионаты җиңүчесе-Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшүсмерләр командасы чемпионатның зона ярышларында катнашачак һәм район данын яклаячак. Җиңүчеләргә уңышлар һәм киләчәктә дә җиңүләр телибез!
«КЭС-БАСКЕТ» буенча Чемпионат вакытында районның гомуми белем бирү учреждениеләренең яшүсмерләр командалары арасында ГТО тапшыру өчен мобиль мәйданчык оештырылды.
Исегезгә төшерәбез, ГТО комплексы «Спорт - тормыш нормасы» федераль проекты «Демография» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.