Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2024 елның 11 ноябрендә 22 сәгатьтән 12 ноябрьнең 10 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
12 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә:
Томан вакытында:
Әгәр дә сез, табигатьтә булганда, томан куеруын сизсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында машинада хәрәкәт иткәндә, тизлекне арттырудан, алдагы транспортны узып китүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән бәйләнгән. Томанның ераклыкны күрсәтмәвен исәпкә алу мөһим: гади дистанцияне арттыру, тизлекне киметү максатка ярашлы.
Кискен туктарга ярамый, кирәк булганда тизлекне салмак кына киметү сорала. Сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтү өчен тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк. Хәрәкәт вакытында томанда машина йөртүчеләрнең арыганлыгы арта, сак булу бик мөһим.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотыгыз һәм үтәгез:
· алкоголь эчмәгез, беркайчан да караватта тәмәке тартмагыз!
· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
· беркайчан да төзек булмаган электр чыбыкларын кулланмагыз, электр челтәрен артык йөкләмәгез, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
· электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәр чыгулардан баш тартыгыз.
Нинди генә очракта да сез һәрвакыт «112» бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.