2024 ел Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан ителде.
Чүпрәле районыннан Гөлфия Яфизова “Әниләр һәм балалар милли костюмнардан!” 5 нче юбилей халыкара фотоконкурсында җиңү яулады.
Конкурска Гөлфия Яфизова татар милли киемнәрендә, мәдәният һәм көнкүреш атрибутлары белән гаилә фотосын тәкъдим итте.
Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, гаилә эчендәге һәм буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаилә традицияләрен формалаштыру - халыкара фотоконкурсның Россия Федерациясендә Гаилә елына туры килә торган максатларының берсе.