Якташыбыз Андрей Колпаков Россия Герое исеменә лаек булды

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Андрей Валерьевич Колпаков – махсус хәрби операциядә катнашучы.

Якташыбыз, сугышчы - интернационалист, РФ Кораллы Көчләре полковнигы Валерий Колпаковның улы Полковник Андрей Колпаков Россия Герое исеменә лаек булды (үлгәннән соң).

Иң югары бүләкне - “Алтын Йолдыз” медален - Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле Игорь Комаров Россия Героеның хатыны Ольга Колпаковага Самара шәһәрендә тапшырды.  

Ватанның батыр улы Андрей Валерьевич Колпаков оборона рубежын өзүне булдырмый калды һәм үз гомере бәрабәренә иптәшләрен гәүдәсе белән каплап коткарды. 85 нче аерым мотоукчылар бригадасының разведка батальоны белән командалык итеп, Шипиловка, Белогоровка, Новодружевск, Кременная һәм Золотаревка торак пунктларын актив саклауда катнашучы бригада подразделениеләренә ярдәм күрсәтте.

Герой якташыбыз белән горурланабыз. Аңа мәңгелек дан һәм хәтер!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International