15 ноябрьдә 12.00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында (Казан шәһәре, Универсиада Авылы, 35 нче бина) “Минем бизнес. E – COM” масштаблы форумы узачак, анда базар лидерлары, әйдәп баручы экспертлар, шулай ук интернет-сәүдәне үзләштергән һәм үзләштерергә планлаштырган Татарстан эшмәкәрләре һәм үзмәшгульләре катнашачак.
Форум 2025 елда интернет-сәүдә базары тенденцияләре турында фикер алышу өчен мәйданчык булачак. Анда катнашучылар яңа перспектив юнәлешләр, уңышлы сату стратегияләре, Россия һәм чит ил интернет-сәүдә базарларына турыдан-туры эре федераль маркетплейслар хуҗаларыннан һәм топ-менеджерларыннан мәгълүмат ала алачак. Шулай ук форумда маркетплейсларга техник ярдәм күрсәтү буенча күчмә хезмәтләр эшләячәк, аларның белгечләре интернет-бизнес үсеше белән бәйле барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
Форум спикерлары арасында - Wildberriesка нигез салучы Татьяна Владимировна Ким, Ozon дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Дмитрий Матвеевич Ким, Магнит Маркет генераль директоры Константин Константинович Измайлов, Яндекс электрон коммерция сервисларының корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры Дмитрий Леонидович Русаков, Россиянең башка онлайн-платформалары топ-менеджерлары, шулай ук базар экспертлары.
Форумда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары реестрына керүче юридик затлар вәкилләре һәм Татарстан Республикасының үзмәшгульләре шәхси катнашу форматында яисә онлайн форматта катнаша ала. Форумда катнашу бушлай.
Теркәлү һәм Форумга программа https://mybizforum.ru/ сайтында
“Минем бизнес. E-COM” Форумы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының “Минем бизнес” үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә АНО “Маркетплейс.Легко” электрон сәүдә үзәге” белән берлектә оештырылды. Чара “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында уздырыла.
Килеп туган сораулар буенча электрон сәүдә үзәгенә 8(843) 222-9-222 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә була.