Егетләрне озату тантанасы традиция буенча Петр Дементьев паркында узды.
2024 елның 5 ноябрендә хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме ТР Хәрби комиссариатының җыю пунктына юл тотты.
Алар составында: Хорновар-Шигалидан Кирилл Алексеев, Зур Аксудан Иван Варзоров, Яңа Әлмәледән Алексей Макаров, Яңа Убидан Максим Матросов, Шлангадан Раил Миңнебаев, Убидан Данила Мишин, Зур Аксудан Виктор Молгачев, Яңа Чокалдан Руслан Хисаметдинов, Яңа Убидан Максим Шихранов.
Егетләрне озату тантанасы традиция буенча Петр Дементьев паркында узды.
Аларны озатырга җитәкчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, туганнары һәм якыннары килгән иде.
Тантаналы митингны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов ачып җибәрде.
- Сез илебезне дошманнардан саклаган Ватаныбыз Геройлары буыны, һәм бүген сезнең өлкән иптәшләрегез СВО зонасында неонацистларга каршы батырларча көрәшәләр. Сезнең өчен иң мөһиме - аларның намусын һәм абруен яклау. Ватанны саклаучыларны тәрбияләгәннәре өчен әти-әниләргә рәхмәт!
Чыгыш ясаучылар егетләрне хәрби фәнне тырышып өйрәнергә, командирларның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә һәм биредә аларны көтүләрен истә тотарга өндәделәр.
Хезмәткә китүчеләрнең һәркайсынв юл акчалары тапшырылды.