Бу көннәрдә «Цильна» һәм «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятьләрендә бөртеклеләрне урып-суктыру төгәлләнде.
Бүгенге көнгә район буенча 18996 гектар мәйданнарның уңышы җыеп алынган, бу урып-суктырылырга тиешле барлык мәйданнарның 60 процентын тәшкил итә. Ындыр табагына 66230 тонна ашлык кайткан, район буенча һәр гектардан чыккан уртача уңыш — 34,9 центнер.
«Цильна» җәмгыятендә 2080 гектар мәйдандагы бөртеклеләр урып-җыелды. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 51 центнер булды(!).Бу район хуҗалыклары арасындагы иң зур күрсәткеч. Шулай ук, «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә дә бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнде. Хәзерге вакытта бу җәмгыятьтә майлы культураларның берсе булган — рапс суктыралар. Рапс культурасының уртача уңышы 22,7 центнерны тәшкил итә.
Район җәмгыятьләрендә һәм хуҗалыкларында параллель рәвештә көзге культуралар чәчү өчен туфракны эшкәртү эшләре дә бара, тиздән шикәр чөгендере алуга да керешәчәкләр.
Шулай ук, терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 26 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 5,3 мең тонна печән, 4726 тонна салам һәм 28 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән. Бу шартлы бер баш терлеккә 19,4 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. 2025 ел уңышы өчен көзге культуралар инде чәчелә башлады. Барлыгы 12891 га мәйданда көзге бодай чәчү планлаштырыла.
Барлыгы 39,2 мең га мәйданда җирләрне эшкәртәсе бар. Аның 10,7 мең гектары туңга сөрелгән.
Урып-җыю кампаниясендә районда 74 берәмлек ашлык җыю комбайны эшләде. Бу төр техниканың потенциалы тәүлеккә 1920 гектарда урып-җыю эшләрен башкаруга мөмкинлек бирә. Бер комбайнга йөкләнеш 630 га мәйдан туры килә.