2024 елның 27 декабрендә район мәдәният йортында Чүпрәле районы балалары өчен традицион Яңа ел тамашасы - район Башлыгы чыршысы булды. Әлеге чарага активистлар, уку отличниклары, шулай ук махсус ихтыяҗлары булган балалар һәм махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклаучыларның балалары чакырылган иде.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшь тамашачылар өчен «Морозко» әкияти чыгышын әзерләгәннәр.
Бәйрәм алдыннан балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән район Башлыгы Марат Гафаров һәм махсус хәрби операциядә катнашучы Халилов котлады.
"Яңа елда сезгә яңа югарылыкларга ирешүегезне, яңа өметләрегезне һәм зур планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим. Өйләрегездә бәхет һәм җылылык хөкем сөрсен. Яңа 2025 ел белән!"- диде Марат Гафаров.
"Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Сәламәтлек һәм бәхет телим. Сезнең даими рәвештә безгә ярдәм итүегез өчен зур рәхмәт. Җиңү безнең якта!"- дип өстәде Халилов.
Чүпрәле районы Башлыгы чыршысы мәдәни вакыйгага гына түгел, ә ял итү һәм күңел ачу, бердәмлек өчен менә дигән мөмкинлеккә дә әйләнде, һәркем Яңа ел шатлыгыннан ләззәтләнә ала.