2024 елның 27 декабрендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2024 елда кырык икенче утырышы узды
Чираттагы утырышта түбәндәге сораулар каралды:
1) «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2023 елның 14 декабрендәге 33/2 номерлы карарының яңа редакциясе турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авыл җирлегендә Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында.
3) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе турында.
4) Чүпрәле муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкару турында.
Район Башлыгы Марат Гафаров барлык депутатларга да яхшы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, яңа 2025 елда уңышлар теләде.
Ел дәвамында 8 утырыш үткәрелде, 48 мәсьәлә каралды, 30дан артык карар кабул ителде.
Ирек Хайруллинга (элек Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфасын башкаручы) Марат Гафаров Мактау Грамотасы тапшырды.
Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин катнашты. Ул республиканың быелгы уңышлары турында сөйләде һәм киләсе елга планнарны билгеләп үтте.