Сочи шәһәрендә Олимпия һәм Паралимпия уеннарының 9 еллыгына багышланган Сәламәтлек көне Чүпрәле чаңгы базасында узды

2023 елның 6 марты, дүшәмбе

Иске Чүпрәле 1 нче «Кояшлы " балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре, шулай ук аларның әти-әниләре чарага кушылдылар һәм барысы бергә чаңгыга бастылар.

2023 елның 4 мартында Чүпрәле районының Чаңгы базасында балалар, ата-аналар һәм "Кояшлы" 1 нче Иске Чүпрәле балалар бакчасы"  хезмәткәрләре искиткеч ял үткәрделәр.

Саф салкын һава, кояшлы һава торышы, ялтырап торган кар, табигать матурлыгы һәркемне сокландырды. Беренче тапкыр чаңгыга басучылар да бар иде.

Чаңгыда йөрү бик популяр һәм арзан, мавыктыргыч һәм файдалы шөгыль, сәламәтлекне ныгыту, катырту, чыдамлыкны үстерү өчен искиткеч чара булып тора. Чаңгы йөреше җанлылык бирә, эшкә сәләтлелекне арттыра, яхшы кәеф тудыра.

Сәламәтлек көне кысаларында ВФСКНЫҢ чаңгы узышлары буенча «Хезмәткә һәм оборонага әзер» нормативлары үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International