23 февраль, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча турнир узды, анда Чүпрәле, Тәтеш һәм Югары Ослан районнарының иң яхшы спортчылары көч сынашты.
Ярышлар парлы һәм катнаш категорияләрдә үткәрелде.
Районда бадминтон дистә ел элек популярлашты, бүген исә бу спорт төренең өлкән яшьтәге кешеләр арасында да, яшүсмерләр һәм балалар арасында да үзешчәннәре бар.
Барлык бадминтончыларны да бадминтон федерациясе президенты Сингх Раджеш Кумар сәламләде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм уенчыларга матур уен һәм җиңел җиңүләр теләде.
Турнир югары дәрәҗәдә узды, чөнки биредә бадминтон уены җанатарлары җыелган иде. Уеннар мавыктыргыч булды, һәр уенчы җиңүгә омтылды, ә җиңүгә юлда бадминтончы спортчыларга, әлбәттә, бик тырышырга туры килде. Ләкин уен - уен, анда җиңүчеләр дә, оттыручылар да булырга тиеш.
Турнир нәтиҗәләре буенча ир-атлар арасында Насыйбуллин Эрнест һәм Нуртдинов Рәсим; 2 урын-Раджеш Сингх Кумар һәм Яфизов Фәнил; 3 урын - Нуретдинов Айнур һәм Науметов Булат.
Катнаш пар категориясендә 1 урынны Нуртдинов Рәсим һәм Яфизова Айгөл, 2 урынны Раджеш Сингх Кумар һәм Полозова Азалия, 3 урынны Насыйбуллин Эрнест һәм Яфизова Ләйлә, 3 урынны Яфизов Фәнил һәм Васина Ульяна яулады.
Парлы хатын - кызлар категориясендә 1 урын - Яфизова Айгөл һәм Полозова Азалия; 2 урын - Мөдәрисова Ралина һәм Васина Ульяна; 3 урын-Яфизова Ләйлә һәм Айдарова Азалия.
Призлы урыннарны яулаган барлык спортчыларга Дипломнар һәм медальләр тапшырылды.
Бәйрәм хөрмәтенә чәй мәҗлесе оештырылды. Барлык бадминтончылар һәм аларның җанатарлары да күтәренке кәеф алдылар һәм әлеге чараны оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерделәр.