23 февральдә «Алтын Барс» боз аренасында ирләр командалары арасында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча турнир узды.
Турнирны ачу тантанасында Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, спортчыларны һәм спорт сөючеләрне җылы сәламләп, Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул барлык командаларга да матур уен һәм җиңел җиңүләр теләде.
Фәнис Загреев балачактан ук спорт белән шөгыльләнә, физкультура буенча югары белем ала, районда балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбен беренче оештыручы була, футбол һәм хоккейны бик шәп уйный. Күпчелек спортчылар өчен ул иң яхшы дус һәм чын тренер иде. Загреев истәлегенә үткәрелгән турнирда аның гаиләсе-хатыны Эльвира, уллары Алмаз һәм Адель дә бар иде. Фәнис Загреевның улы Алмаз әтисе эзеннән китте, ул Чүпрәле районының хоккей буенча җыелма команда әгъзасы һәм турнирда Чүпрәле җыелма командасында уйнады. Данис Габделхәрис улы аның гаиләсенә рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләде. Ул шулай ук бу көннәрдә юбилеен билгеләп үтүче Чүпрәле командасы капитаны Ирек Мөшәраповка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.
Фәнис Загреев дуслары исеменнән Данис Айнулов чыгыш ясады һәм барлык командаларга да яхшы уен һәм уңышлар теләде.
Фәнис Загреевның улы Адель турнирда катнашучы барлык командаларга, әлеге спорт төрен яратучыларга, турнирны оештыручыларга әтиләрен искә алулары өчен зур рәхмәт белдерде.
Бозга беренчеләрдән булып Городище һәм Буа җыелма командалары чыкты. Аннары барлык командалар да түгәрәк системада, бер-берсе белән уйнадылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы командасы беренче урынны алды һәм турнир Кубогын яулады, икенче урынны Чүпрәле командасы алды, өченче урынны Буа районы командасы яулады.
Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Рөстәм Хәйруллин (Буа) - «иң яхшы сакчы», Ильяс Хафизов (Чүпрәле) – «иң яхшы һөҗүмче», Илназ Якупов (Кайбыч) - «иң яхшы капкачы»дип табылды.
Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов хоккейчыларга уңышлар, зур спорт уңышлары теләде. Барлык призерлар һәм иң яхшы уенчылар дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Турнир судьялары шулай ук хөрмәткә акчалата бүләкләр белән бүләкләнделәр