Чүпрәле районы оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә барышында бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тапшырды.
«Ел хәйриячесе» дипломы белән Алешкин-Саплык авылыннан шәхси эшмәкәр Марков Александр Валериевич бүләкләнде.
Пенсия фонды бүлегенең яңалыкларын мәгълүмати яктыртуда актив тырыш хезмәте өчен «Татмедиа» АҖ филиалы «Туган як» редакциясенең баш мөхәррире - җитәкчесе Җамалтдинова Резеда Ринат кызы Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!