22 февральдә «Алтын» универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында ВФСКНЫҢ 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" кышкы фестиваленең зона этабы узачак. Фестивальдә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасы командалары: Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары командалары катнашачак.
Фестивальнең максаты-гражданнарны физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү. Катнашуга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының II-IX баскычларына караган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге гражданнар (һәр баскычтан бер вәкил) кертелә. Фестивальнең спорт программасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер»комплексының II-IX баскычыннан тора. Команда беренчелеге спорт программаларында ГТО комплексының яшь баскычларында катнашучыларның барысы да җыйган очколар суммасы буенча билгеләнә.
Безнең командага уңышлар телибез!