2023 елның 11 февралендә Чүпрәле районы чаңгы базасында «Россия чаңгы юлы-2023» ярышлары узды.
Ярышларда гомуми белем мәктәпләре укучылары, тармак технологияләре техникумы студентлары, оешма, учреждение хезмәткәрләре, спортчылар һәм бу спрот төрен үз итүчеләр катнашты.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул һәркемгә уңышлар теләде һәм чаңгы ярышларының чүпрәлеләрнең яраткан спорт төрләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Бу көнне олысы да, кечесе дә чаңгыга басты. Ярышларда иң яшь катнашучыны билгеләделәр. Бу - Годунов Даниэль, аңа 6 яшь. Ярышларда иң өлкән катнашучы Владимир Ильинга да рәхмәт чүзләре белдерде. Аңа 72 яшь. Аларга тамашачылар мәхәббәте призлары тапшырылды.
Ярышларда катнашучылар өчен тармак технологияләре техникумы хезмәткәрләре оештырган "кыр кухнясы" эшләде.
Ярышларда җиңүчеләргә Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.