Чара 2019 елдан бирле ел саен үткәрелә һәм шәҗәрә традицияләрен саклау һәм үстерүгә, буыннарның гаилә бәйләнешләрен һәм дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекне Татарстан тарихына һәм үз гаиләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Фестивальдә гаилә коллективлары (гаилә-тугандаш төркемнәр) (ким дигәндә өч кеше, катнашучыларның максималь саны чикләнми) катнаша, анда милләтенә һәм диненә карамастан, берничә буын гаилә-туган төркемендә катнашучылар берләшкән.
БЫЕЛ НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘСЕ ФЕСТИВАЛЕНЕҢ 5 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕ БИЛГЕЛӘП ҮТЕЛӘ.
2023 елның 20 февраленнән 10 мартына кадәр фестивальнең муниципаль этабы, 4 апрельдән 12 апрельгә кадәр фестивальнең зона этабы узачак. Быел зона этабы Мөслим, Зәй, Әлки, Балтач, Чүпрәле муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә үтәчәк.
Фестиваль программасы гадәттәгечә 2 блокны үз эченә ала:
1) әзерләнгән милли һәм гаилә ризыклары күргәзмәсе (пешерү, традицион һәм махсус ризыклар), регламент 3 минуттан артык түгел;
2) "Минем гаиләм, минем нәселем!" - команданың визит карточкасы. Номер үз эченә бию, җыр, театральләштерелгән спектакль, гаилә милли костюмы презентациясен алырга мөмкин. Регламент 7 минуттан артык түгел.
2023 елда юбилей хөрмәтенә сезне зур чаралар көтә!
Белешмәләр өчен Телефон: (843) 222-95-66.
Тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_3586013.doc