Марат Гафаров махсус хәрби зонада хезмәт итүче якташыбыз белән очрашты

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Очрашу барышында якташыбыз үзенең хезмәте, иптәшләренең батырлыгы һәм нык рухлы булулары турында сөйләде.

Бүген, 2023 елның 9 февралендә, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үзенең эш кабинетында махсус хәрби зонада хезмәт итүче Владимир Колпаков белән очрашты. 
Очрашу барышында якташыбыз үзенең хезмәте, иптәшләренең батырлыгы һәм нык рухлы булулары турында сөйләде. Владимир ассызыклаганча, хәзер хәрби хезмәткәрләргә халыкның рухи һәм матди ярдәме бик мөһим. Марат Гафаровка хәрби хезмәткәрләргәһәм  аларның гаиләләренә дә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров тиздән янә хезмәт итү урынына китәчәк Владимирга исән-сау әйләнеп кайтуын теләде. Бүләк итеп телефон өчен зарядка тапшырды, киеменә шеврон такты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International