Кайсы очракларда кермгә салым түләргә кирәк түгел?

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

  2023 елның гыйнварыннан декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

   Әгәр 2022 елда, әйтик, милектә минималь вакыттан кимрәк булган автомобиль яки күчемсез милек сатылган, милекне арендага бирүдән яки физик затларга хезмәт күрсәтүдән керем алынган, күчемсез милеккә яки транспорт чарасы якын туганнарыннан кабул ителгән булса физик затлар кеременә салымны мөстәкыйль исәпләргә һәм 3-НДФЛ формасы буенча декларацияне тапшырырга кирәк. Хәзерге вакытта биләүнең минималь вакыты 5 ел тәшкил итә, ә кайбер очракларда 3 ел, мәсәлән, гаилә әгъзасыннан яки якын туганнан мирас алу, хосусыйлаштыру, иждивение яки бердәнбер торак бирү нәтиҗәсендә алынган мөлкәтне сатканда. Шул ук вакытта күчемсез милекне – 1 млн сумга, ә башка милекне - елына 250 меңнән түбәнрәк суммага  саткан очракта, салым түләүчегә 3-НДФЛ декларациясен тапшырырга кирәкми.

  2021 елдан башлап ике һәм аннан күбрәк балигъ булмаган балалары булган гаиләләрнең торак сатудан алынган керемнәре (торакның милектә булу вакытына карамастан), салымн салынудан азат ителә. Искәртеп үтәргә кирәк, мондый тәртип берничә шартны үтәгәндә кулланыла.

      Өстәмә мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең nalog.gov.ru рәсми сайтында, яки 8800-222-22-22 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International