Чүпрәле районы һәм Кече Чынлы авыл җирлеге Иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңделәр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

   Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше буенча X республика конкурсына йомгак ясалды.

   Конкурста 44 муниципаль районда 94 эш, 35 авыл җирлегендә – 10 номинация буенча (шул исәптән 1 махсус приз - ишегалдының иң яхшы Яңа ел бизәлеше) бәяләнгән.

   Нәтиҗәләр буенча Идел аръягы төркеме буенча  “Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Яңа ел чараларын уздыру“ номинациясендә Чүпрәле муниципаль районы 2 урынга лаек булды.

   "Җирлекләрдә биш зона төркеме (район үзәкләреннән тыш) Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын уздыру" номинациясендә Идел аръягы зонасы буенча Кече Чынлы авыл җирлеге 1 урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International