31 гыйнвардан 4 февральгә кадәр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Яшел Үзән шәһәрендә Андрей Ларьков призына 2007-2008 елгы егетләр һәм кызлар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелегендә катнаштылар.
Классик стиль белән 5 км га узышта Шавкин Сергей (тренеры Владимир Черланов) 3 нче урынны яулады.
Авыл районнары арасында гомумкоманда зачетында безнең җыелма команда 11 команда арасында 4 нче урынны алды.