Чүпрәледә Илдар Хәлилов истәлегенә алкалы хоккей буенча районара турнир узды

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

   2023 елның 4 февралендә «Алтын Барс» боз сараенда Иске Чүпрәле, Городище, Кайбыч районы һәм Чуваш Республикасының Батыр районы җыелма командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион ачык районара турнир узды.

   Турнирның тантаналы ачылышында район башлыгы Марат Гафаров командаларны җылы сәламләп, Илдар Хәлиулловның районда спорт һәм хоккей үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте, барлык командаларга да уңышлы, матур уеннар һәм җиңел җиңүләр теләде. 

   Илдар Хәлиулловның улы Тимур Хәлиуллов әлеге турнирда катнашучыларга зур рәхмәт белдерде һәм командаларга уңышлы уен теләде.

   Киеренке көрәштә Иске Чүпрәле җыелма командасы беренче урынны алды һәм Илдар Хәлиуллов истәлегенә күчмә турнир Кубогын яулады, Батыр районы командасы - икенче урын. Ә Кайбыч районы командасы – өченче, Городище командасы - дүртенче урынга лаек булды.

  Турнир барышында иң яхшы уенчылар да билгеле булды: «Иң яхшы һөҗүмче» - Фәнил Миңнуллин, «Иң яхшы сакчы» - Дмитрий Дубровин, «Иң яхшы капкачы» - Марат Исрафилов һәм Иң яхшы уенчы - Камил Зәйнуллин.

   Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләлов җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләде, ә Илдар Хәлиулловның улы Тимур Хәлиуллов командаларга һәм иң яхшы уенчыларга акчалата бүләкләр тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International