2 һәм 3 февральдә «Алтын» һәм «Чемпион» спорткомплекслары һәм 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең спорт залында «Мәктәп волейбол лигасының» муниципаль этабы узды.
Әлеге ярышлар кысаларында «Алтын» спорткомплексы базасында ВФСК "Хезмәткә һәм оборонага әзер" нормативларын үтәү өчен мобиль мәйданчык оештырылды. Ярышларда катнашучылар да, җанатарлар да ГТО нормативларын бик теләп үтәделәр.