Чүпрәле районы укучылары арасында волейбол буенча иң яхшы командалар билгеләнде

2023 елның 4 феврале, шимбә

   2-3 февральдә районда Чүпрәле районы укучылары арасында мәктәп волейбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы узды.

   Егетләр командалары арасында 1, 2 һәм 3 урыннар өчен 1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе, Городище урта мәктәбе, Матак урта мәктәбе, Түбән Чәке урта мәктәбе, Кече Чынлы урта мәктәбе, Зур Аксу урта мәктәбе, Иске Чүпрәле күп профильле лицее, Шланка урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе командалары көч сынашты.

   Кызлар командалары арасында Иске Чүпрәленең 1нче урта мәктәбе, Түбән Чәке урта мәктәбе, Зур Аксу урта мәктәбе, Иске Чүпрәле күп профильле лицее, Уби урта мәктәбе, Чуаш Чүпрәлесе урта мәктәбе, Алешкин-Саплык урта мәктәбе, Шланка урта мәктәбе, Хорновар-Шигали урта мәктәбе, Иске Шәйморза урта мәктәбе командалары уйнады.

   Волейбол ярышларының муниципаль этабы финалын ачу тантанасында яшь спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов, шулай ук мәгариф бүлеге методисты Илнур Мавзютов сәламләделәр, командаларга уенда уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.

   Ярышлар нәтиҗәләре буенча, егетләр командалары арасында 1нче урынны Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы яулады, 2нче урынны – Зур Аксу урта мәктәбе командасы, 3нче урынны Иске Чүпрәле күп профильле лицее командасы яулады.
    Кызлар командалары арасында 1нче урынны Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы алды, 2нче урынны – Иске Шәйморза урта мәктәбе командасы, 3нче урынны Шланка урта мәктәбе командасы алды.

   Чемпионат тәмамлангач җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Призлы урыннарны яулаган командалар дипломнар белән бүләкләнде. 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбенең егетләр һәм кызлар командасы җиңүче кубоклары яулады. Бу ике команда март аенда узачак турнирның зона этабында безнең район данын яклаячак.
    Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International