Бүген, 2 февральдә, Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүгә 80 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.
Митингка җитәкчеләр, ветераннар, хакимият органнары, җәмәгатьчелек, хокук саклау структуралары вәкилләре, яшьармиячеләр отряды, Чүпрәле районының тармак технологияләре техникумы студентлары һәм укучылар җыелды.
Митингта Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт мөлкәте белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов чыгыш ясады.
Митингта шулай ук Матак урта мәктәбенең яшь армиячеләр отряды вәкилләре чыгыш ясады. Алар үз чыгышларында безнең солдатларга, фронтка киткән якташларыбызга кичерергә туры килгән фаҗигале көннәрне чагылдырдылар.