2023 елның 1 февралендә «Алтын» спорт комплексы базасында «Урта махсус уку йортларында ГТО" муниципаль акциясе узды. Тантаналы ачылыш вакытында Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Руслан Вилданов ВФСКның "Хезмәткә һәм оборонага әзер" алтын аерымлык билгеләрен тапшырды. Аерымлык билгеләренә түбәндәге студентлар ия булды: Яна Столовина, Николай Хемницер һәм Максим Хохлов.