1 февральдән социаль түләүләр, пособиеләр һәм компенсацияләр 11,9 процентка индексацияләнде. РФ Хөкүмәте 30 гыйнварда кабул иткән шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Индексация балалы гаиләләр өчен пособиене, ана капиталын, инвалидлар һәм ветераннарга түләүләрне, җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулардан социаль иминиятләштерүне, радиациядән (шул исәптән Чернобыль АЭСындагы һәлакәт аркасында) зыян күргән гражданнар өчен компенсацияләрне (һ.б.) үз эченә ала.
Беренче балага ана капиталы күләме 587 сумга диярлек артачак. Бу узган елга караганда 62,5 мең сумга күбрәк. Үз чиратында, икенче балага ана капиталы 775,6 мең сум (82,5 мең сумга артыграк) чамасы тәшкил итәчәк. 775 628 - ана капиталының тулы суммасы. Исегезгә төшерәбез, ана капиталының тотылмаган акчалары да индексацияләнә. Бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиенең индексацияләнгән күләме – 22 909 сум, ә йөклелек һәм бала табу буенча – 859 сум; җитештерүдә бәхетсезлек очрагында бер тапкыр бирелә торган түләү – 131 700 сум, күмүгә пособие - 7 800 сум.