Чүпрәледә "Урта махсус белем бирү уку йортларында ГТО" муниципаль акциясе узды

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

   2023 елның 1 февралендә «Алтын» спорт комплексы базасында "Урта махсус уку йортларында ГТО " муниципаль акциясе узды. Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК комплексы нормативларының алтынчы баскычын үтәделәр.

   Тантаналы ачылышта Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Руслан Вилданов катнашты:
    -Безнең районда физкультура-сәламәтләндерү эшенә зур игътибар бирелә. Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны, спортның матди-техник базасын үстерү, физкультура кадрларын һәм спортчыларны әзерләү буенча безнең район республикада алдынгы урыннарда тора. Спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләргә районда барлык шартлар да тудырылган, - дип билгеләп үтте ул.

    «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтынчы баскычы сынаулар (тестлар) нормативларыннан торды. Техникум студентлары бик теләп һәм җиңеллек белән барлык нормативларны үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International