Казанда «ГТО уеннары» чемпионнары фестивале узачак

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

  4-5 февральдә Казанда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» бөтенроссия физкультура-спорт комплексының «ГТО уеннары» чемпионнары фестивале узачак. Анда Татарстан Республикасы районнарының җыелма командалары катнашачак.

   Командалар арасында ярышлар берничә этапта уздырылачак. 

   Финалда призлы урыннар алган командалар – кубоклар, ә командаларда катнашучылар – медальләр, фестивальне оештыручылар дипломнар, өстәмә призлар һәм бүләкләр белән бүләкләнә.

   Фестиваль 4 февральдә Һади Такташ урамы, 122 адресы буенча Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә ачылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International