Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2023 елның 2 февралендәге 5 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Чүпрәле муниципаль районы Советының егерме бишенче утырышы чакырыла.
Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелде:
1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Иҗтимагый советы турындагы нигезләмәне раслау хакында.
3) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең даими нигездә муниципаль вазыйфаны биләүче затларга, контроль-хисап органы рәисенә, вазыйфа окладлары күләмнәренә, айлык һәм башка өстәмә түләүләргә һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибенә акчалата бүләкләүләр билгеләү турында» 30.03.2018 ел, 26/1 номерлы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4) "Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданы" исемен бирү турында.
5) Төрле.
Район Советы утырышы 2023 елның 10 февралендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.