28 гыйнварда Чүпрәле районының "Алтын Барс" боз аренасында 2008-2009 елда туган егетләр арасында алкалы хоккей буенча районара турнир узды. Район турнирында җиңүче исеме өчен дүрт команда көч сынашты. Болар - Городище урта мәктәбе һәм районның спорт мәктәбе спортчылары (Иске Чүпрәле командасы), ТР Тәтеш районы командасы һәм Чуваш Республикасының Яльчики-Яманчурино командалары.
Турнирны ачу тантанасында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов спортчыларны һәм спорт сөючеләрне сәламләде. Айрат Фиркатович барлык яшь спортчыларга матур уен һәм, әлбәттә, җиңел җиңү теләде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча, Яльчики-Яманчурино яшь хоккейчылар беренче урынны алды, икенче урынны Иске Чүпрәле командасы яулады, өченче урынны Тәтеш районы командасы һәм дүртенче урынны Городище командасы алды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов призлы урыннар алган командаларны дипломнар, алтын, көмеш һәм бронза медальләр, турнир кубоклары белән бүләкләде.