Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер итүче Сафина Мәрьям Зарифулла кызы олуг юбилеен билгеләп үтте

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

   2023 елның 28 гыйнварында Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында гомер итүче Сафина Мәрьям Зарифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
   Мәрьям апа күп балалы гаиләдә 11нче бала булып дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Яшүсмер чагыннан ук урман кисү, окоп казу кебек эшләр башкарырга туры килә аңа, колхозда фермада эшли. Авылдашы Әнвәр исемле егеткә кияүгә чыга, гаиләдә 5 кыз һәм 1 ул туа. Кызганычка каршы, бала хасрәте дә күрергә насыйп була аларга. 2 яше тулгач кызлары Наҗия вафат була, соңрак Гөлсинә исемле кызлары да бу доньядан китеп бара. Әнвәр абый белән Мәрьям апа 60 ел тату гомер итәләр. Бүгенгесе көндә юбилярны улы Мөстәкыйм һәм килене Рәмзия тәрбияли. 
    Бу бәйрәме белән юбилярны Чүпрәле районы Башкарма комитеты Җитәкчесе Данис Сатдинов, Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхуллов котладылар. Алар Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырып, Мәрьям апага ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан игътибар, кайгыртучанлык тоеп яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International