Бүген, 2023 елның 23 гыйнварында, Иске Задур авылында яшәүче Рушания Шәрипҗан кызы Җамалетдинова үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте.
Ул күп балалы гаиләдә, җиде баланың өченче булып туган. Аның балачагы авыр сугыш вакытына туры килә. Башлангыч мәктәптә дүрт ел укыганнан соң, сигез километр ераклыкта урнашкан район үзәгенә барып укырга кирәк иде. Кияргә кием, ашарга ризык булмау сәбәпле, Рушаниянең әтисе каршы төшә. Яшүсмер чагыннан ук анарга урман кисү эшенә китәргә туры килә, анда эшләү бик авыр була. Аннары ул районда почтага эшкә урнаша, һава торышы нинди булуына карамастан, көн саен газета һәм хатлар белән тулган сумка белән сигез километр юл үтеп, эшкә йөри.
1956 елда Җамалетдинов Роберт Шәяхмәт улына кияүгә чыга. Ул шофер булып эшли, ә Рушания апа колхозда төрле эшләр башкара. Икесе дә «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Роберт абый бу дөньядан 2003 елда китеп бара. Бәхетле гаиләдә алар өч ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә юбилярның 8 оныгы, 7 оныкчыгы бар.
Юбилярны туган көне белән Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев котладылар. Кунаклар сәламәтлек, иминлек, балаларының игътибарын тоеп яшәвен теләп, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.