Чүпрәледә «Ел тәрбиячесе» конкурсының муниципаль этабы узды

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

   2023 елның 23 гыйнварында Чүпрәле муниципаль районының "2нче номерлы "Әкият" Иске Чүпрәле балалар бакчасында 2022-2023 уку елында «Ел тәрбиячесе» республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы узды.

  Конкурста Сабирова Альбина Әлфик кызы - 1нче Иске Чүпрәле балалар бакчасы тәрбиячесе; Айнуллова Әлфия Зәки кызы - 1нче Иске Чүпрәле балалар бакчасы укытучы-психологы; Гуряшкина Галина Александровна - Чуаш Бизнәсе башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы тәрбиячесе«; Нуртдинова Гөлия Рәмис кызы - 2 нче Иске Чүпрәле балалар бакчасы тәрбиячесе катнашты.

   Конкурс кысаларында педагоглар балалар белән дәресләр күрсәттеләр.

   Конкурс йомгаклары буенча, 1 урын – Айнулова А.З., 2 урын – Сабирова А.А., 3 урын - Нуртдинова Г.Р. яулады, Гуряшкина Г.А. «Туган телдә тәрбияләү һәм укыту тәрбиячесе» номинациясендә җиңүче булды.

   Җиңүчеләрне котлыйбыз, зона этабында иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International