Бүген, 2023 елның 19 гыйнварында, Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең утырышлар залында 2022 елның йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча агрономик киңәшмә уздырылды. Киңәшмә эшендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, Чүпрәле районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов, Чүпрәле муниципаль районының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров, «Россельхозцентр» ФДБУ башлыгы Исламетдин Низамов, Чүпрәле муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, «РАЦИН» АҖ вәкиле Динар Дирдизов, «Россельхозбанк» АҖ вәкиле Резеда Хәйруллина, «Агротрак» ҖЧҖ вәкиле Айрат Зәбиров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы каршындагы Эшмәкәрлек советы секретаре-ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының региональ вәкиле Данис Алиуллов катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә - 2022 елга нәтиҗәләр ясау, дәүләт ярдәме чаралары һәм башкалар.
Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов «Үсемлекчелек буенча 2022 ел нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар» темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда район буенча 107 мең тонна ашлык җыеп алынган, уңдырышлылыгы-36,7 ц/га.
Чүпрәле муниципаль районының Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров үз чыгышында фермер хуҗалыклары эшенә йомгак ясады. Чүпрәле районында «Россельхозцентр» ФДБУ башлыгы Исламетдин Низамов орлыкчылык һәм уҗым культураларының торышы турында,ә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Виктор Хрисанов программалар (субсидияләр), ташламалы кредит бирү турында сөйләде.
Киңәшмә барышында шулай ук кунаклар - Рацин, «Агротрак» һәм «Россельхозбанк» вәкилләре чыгышлары да тыңланды.