Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Закон территориясе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Конкурс йомгаклары буенча, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Вилданов Руслан Расих улы «Хокук бозуга сәләтле балигъ булмаганнар белән профилактик эшкә керткән өлеше өчен» номинациясендә икенче урынны алды, Үби авыл җирлеге башлыгы Ярухин Александр Петрович «Авыл җирлеге территориясендә хокук тәртибен тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә 2 нче урынны яулады.
"Закон территориясе" конкурсы 2007 елдан Татарстан Эчке эшләр министрлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә.