Бүген, 2023 елның 16 гыйнварында, Иске Чүпрәле авылында герой-якташыбыз Зиатдин Арслановка багышланган митинг булды. Кичә аңа 100 яшь тулган булыр иде. Геройны һәм аның батырлыкларын искә алырга Геройлар аллеясына мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре, район хакимияте вәкилләре җыелган иде.
Митингта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Сатдинов Данис Абдулхәрис улы мөрәҗәгать итте. Ул геройның батырлыклары белән таныштырып үтте.
Митинг тәмамлангач, район администрациясе вәкилләре, яшьармиячеләр герой бюстына чәчәкләр салдылар.