Чүпрәле районында «Кыш бабай призларына» чаңгы ярышлары вакытында ГТО нормативларын үтәделәр

2023 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

   2023 елның 14 гыйнварында Сабантуй мәйданында урнашкан «спорт мәктәбе» модульле чаңгы базасында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында узган «Кыш Бабай призларына» чаңгы ярышлары вакытында «хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы алтын аерымлык билгеләренә ия булучыларга: Зур Аксу урта мәктәбе укучысы Николайга Мускатиновка, 1 нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Гадел Сафинга, район башкарма комитетының җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгеч-инспекторы Елена Әхмуковага һәм Зур Чынлы авыл җирлеге башлыгы Фаил Фәтхулловка ГТОның алтын билгеләре тапшырылды.
   Чаңгы ярышлары вакытында спортчы чаңгычылар ГТО нормативларын да үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International