15 гыйнварда Иске Кәкерле авылында яшәүче Фәймә Сабирулла кызы Әхтәмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм ныклы сәламәтлек теләделәр.
Фәймә Сабирулла кызы 1933 елның 15 гыйнварында Иске Ишле авылында туа. Бүгенгесе көндә ул кызы һәм кияве тәрбиясендә яши.
Фәймә апа бик яшьли фермада эшли башлый. Кышын мал караган, ә җәен кырда эшләгән.
- Егерме дүртәр көн өйгә кайтмыйча кырда эшли идек, шалашларда куна идек, шулай да эшне яратып, җиренә җиткереп башкардык, - дип искә ала юбиляр.