14 гыйнварда «Спорт мәктәбе» модульле чаңгы базасында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Кыш бабай призларына» чаңгы ярышлары узды. Ярышларда гомуми белем мәктәпләре укучылары, районның өлкәннәре, район оешмалары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре һәм барлык бу төр спортны яратучылар катнашты.
Чаңгы ярышларын ачу тантанасында район башлыгы Марат Гафаров чаңгычыларны сәламләде, Иске Яңа ел белән котлады, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Ярышларда җиңүчеләр һәр яшь төркемендә иң яхшы вакыт күрсәткече буенча билгеләнде. Җиңүчеләргә Грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.