9 гыйнварда Иске Чокалы авылында яшәүче Хөсәенова Гөлҗиһан Абдрахман кызына 90 яшь тулды. Бу тантана белән юбилярны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Чокалы авыл җирлеге Башлыгы Рәмис Низаметдинов котладылар. Алар Чүпрәле муниципаль район Башлыгы Марат Гафаров исеменнән котлау открыткасы, истәлекле бүләкләр тапшырып, ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан кайгыртучанлык теләделәр.