2023 елның 10 гыйнварында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы -32 ..-37, урыны белән -41 градуска кадәр көчле салкын булыр, дип фаразлый синоптиклар. Көндез максималь һава температурасы -25..-30˚ тәшкил итәчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә республика халкына һәм кунакларга ихтыяҗ булмаганда урамга чыкмаска киңәш иттеләр. Салкында өшемәс өчен, җылы һәм катлы-катлы киенегез.
Мөмкинлек булганда ерак сәфәрләргә чыкмавыгыз хәерле. Көчле салкында юл-транспорт һәлакәтләре һәм автомобиль механизмнарының кинәт ватылу куркынычы арта. Машинада хәрәкәт иткәндә бер полосадан икенчесенә чыкмагыз, алда барган машинаны узарга тырышмагыз, шулай ук кисәк тормозга басмагыз.
Бәла-каза булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләр чакыруының бердәм номерына - «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсендә кабул ителә һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.