Чүпрәледә махсус хәрби операция барышында һәлак булган Марс Сәлахов белән хушлаштылар

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

   2023 елның 5 гыйнварында Чүпрәле районында 23 яшьлек Марс Сәлаховны соңгы юлга озаттылар. Ул Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булды. 

   Хәрби хезмәткәрнең үлеме турындагы хәбәр  Чепкас Илмәт авылы халкын гына түгел, барлык Чүпрәле районын да тетрәндерде.
   Саубуллашу чарасы Марс Сәлахов туган һәм үскән йорт янында үтте. Хушлашу матәменә район җитәкчеләре,  туганнары, күршеләре, дуслары, сыйныфташлары җыелды . 

   Район башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов Марс Сәлаховның Россия һәм Чүпрәле районының горурлыгы булуын, аның каһарманлыгы барыбыз өчен дә батырлык үрнәге булуын билгеләп үттеләр. "Геройга Мәңгелек хәтер!" -диделәр.
   Марсның беренче укытучысы һәм бабасы аның тыңлаучан, ярдәмчел, эш сөючән булуын әйттеләр.  "Без аны авыл халкы белән озатып калдык, ул исән-сау кайтырмын дип вәгъдә бирде. Бүген безгә килгән кайгыны бернинди сүзләр белән дә әйтеп җиңеләйтә торган түгел. Марс безнең йөрәкләрдә мәңге яшәячәк», - диделәр алар.
   Илсөяр белән Минзаһид Сәлаховларның уллары Марс гаиләдә олы бала була. Аның ике сеңлесе калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International