2023 елның беренче баласы Чүпрәле районында 2 гыйнварда 16.00 сәгатьтә район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә аваз салды. Малай 3870 грамм авырлык һәм 54 сантиметр озынлыкта туган. Әти - әнисе аңа Гадел исемен биргәннәр. Сабый – Гөлназ һәм Фәнил Сирачетдиновлар гаиләсендә икенче бала.
2023 елның 7 гыйнварында, әни белән баланы туганнары, якыннары каршы алды.
Татаналы чыгарылышка гаиләне котларга Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров килде. Ул сабыйга исәнлек, яңа елда туган беренче бала буларак, һәрвакыт һәм һәрнәрсәдә беренче булуын теләде.
- Гаиләдә бала туу - зур шатлык. Сабыйның әти-әнисе мәхәббәтендә, тату гаиләдә үсүен телим. Ул әти-әнисенең, Ватанының лаеклы улы булыр дип ышанып калам, - диде район башлыгы.
Марат Гафаров сабыйның беренче документын – туу турында таныклык, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды.
– Яңа елны без тормыш иптәшем, кайнанам белән өйдә каршыларга өлгердек. Баланың яңа елда туачагы билгеле иде, ләкин елның беренче баласы булып туачагын көтмәдек. Табиблар ярдәмендә барысы да уңышлы булды. Бала тудыру бүлеге табибларына, шәфкать туташларына профессиональлекләре өчен рәхмәтлебез, - дип, хисләре белән уртаклашты әни кеше.
Бәхетле әти-әнине әлеге шатлыклы вакыйга белән котларга Чүпрәле район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Иосиф Кукушкин, табиб-акушер Лилия Нәүметова, шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова да килгән иде.
Сирачетдиновларга барысы да нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләделәр.